Югары Ослан районының 3 нче социаль участогында Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында махсус хәрби операция сугышчысы катнашында чара узды. И. Гутаров туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
Очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, хәзерге заман хәрбие физик яктан әзер булырга гына түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм укытуга әзер булырга тиеш, дип ассызыклады. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, махсус операциядә катнашучы сугышчылар өчен туганнарның һәм бөтен җәмгыятьнең мораль ярдәме бик мөһим. Кунак балаларга һәм авыл халкына алар күрсәткән ярдәм, маскировка челтәрләре өчен рәхмәт белдерде.
Чарада катнашучылар сугышчан көнкүреш, алгы сызыктагы көнкүреш шартлары турында сораулар бирделәр, сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.