«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу максаты белән поликлиникага илтә. Чаралар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруга илтүне оештыру өлкән буын арасында медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән мөһим социаль бурыч булып тора.
Авыл җирлекләреннән гражданнар көн саен расланган график нигезендә китерелә.
2025 елның 1 июненә Зәй районында чаралар белән 432 кеше колачланган, бу планның 47 % тәшкил итә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруга илтү сәламәтлек торышын яхшыртуга, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне киметүгә ярдәм итә.