Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 43 472 вакансия урнаштырган. Шулардан:
- 28,2 % сәнәгатьтә (12,3 мең эш урыны);
- 12,3 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,3 мең эш урыны);
- 12 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,2 мең эш урыны);
- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3 мең эш урыны);
- 4,8 % транспортта (2,1 мең эш урыны);
- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,8 мең эш урыны);
- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 33,6 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (14,6 мең эш урыны).
3 022 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.