Татарстанда «Өченче яшь» спартакиадасының финал ярышлары узды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Кичә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XV республика пенсионерлар Спартакиадасының финалы узды. Турнир «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» республика программасы кысаларында уздырылды.

Чара өлкәннәр арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән. Елдан-ел турнирда күбрәк кеше катнаша.

Мәртәбәле кунак сыйфатында турнир финалында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булды.

«Спартакиада актив озын гомерлелеккә һәм сыйфатлы ял оештыруга ярдәм итеп кенә калмый, ә пенсионерларга үзләрен төрле спорт төрләрендә күрсәтергә дә ярдәм итә. Бүген бөтен республикадан 500 дән артык өлкән активист килде. Бу зур күңел күтәренкелеге, спорт һәм тормыш бәйрәме», – дип билгеләп үтте министр.

Спартакиадага нәтиҗәләр спорт төрләре буенча шәхси һәм команда зачетларында, шулай ук 70 яшькә кадәрге һәм 70 яшьтән өлкәнрәк булган ике яшь категориясендә ясалды. Турнирда Әгерҗе районыннан 80 яшьлек Любовь Бодрицкая һәм Спас районыннан 83 яшьлек Дмитрий Гончарук иң өлкән катнашучылар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International