«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә финанс белеме турында сөйләштеләр

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Финанс офыкларын киңәйтәбез» дигән чара үткәрелде. Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында узды.

Дәрестә акча төрләренең өстенлекләре һәм кимчелекләре турында фикер алыштылар. Банк карталарын кулланганда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар Россия Үзәк банкының яңа проекты – цифрлы акча турында мәгълүмат алдылар.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International