«Тәтеш балкышы» үзәге балалар өчен профилактик чара үткәрде

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Алсу Урманова катнашында чара оештырдылар. Дәрес балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Белгеч социаль хезмәт алучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга киңәш итте. Ул шулай ук яшь машина йөртүчеләрнең һәм аларның ата-аналарының транспорт чарасы белән идарә итүдә җаваплылыгы турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International