Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәйриячеләр, шул исәптән «Старость в радость» өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү хәйрия фонды белән актив хезмәттәшлек итә.
Апрель–май айларында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 14 социаль хезмәт алучыга, шул исәптән ике Бөек Ватан сугышы ветеранына, фонд инициативасы һәм финанс ярдәме белән торак урыннарын җыештыру буенча хезмәтләр күрсәтелде. Моның өчен үзмәшгуль гражданин Анастасия П. белән килешү төзелде.
Чисталыкны саклау өчен хәйрия фонды гражданнарга 14 экологик шәхси гигиена һәм үзебезнең ил җитештерүчесенең көнкүреш химиясе комплектын тапшырды.
Социаль хезмәтләр алучылар зур рәхмәт белдерделәр.