Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юлдаш» көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен лагман һәм җәйге салат әзерләү буенча мастер-класс оештырды.
Дәрес башында социаль педагог Гөлнара Фәйзиева катнашучылар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, аннары һәркем эшкә кереште.
Ашамлык әзерләнгән арада яшьләр психолог белән дәрестә вакытларын файдалы уздырдылар. Алия Нигъмәтҗанова алар белән «Словодел» уенын уйнады, ул логик фикерләүне һәм вак моториканы үстерергә, дөньяга карашны һәм сүзлек запасын киңәйтергә ярдәм итә. Шулай ук метафорик карталар белән дә эшләделәр.
Чара дегустация белән тәмамланды. Барысы да канәгать калды.