Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын алып бара.
Бүгенге көндә анда 3,2 мең вакансия тәкъдим итүче 512 эш бирүче бар. Эш бирүчеләр МХОдә катнашучылар өчен махсус эш шартларын булдырырга әзер. Бу инвалидлар өчен остазлар яки җайлаштырылган эш урыннары булырга мөмкин.
МХО катнашучылары арасыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләр республика бюджетыннан чыгымнарын каплауга 73,6 мең сумга кадәр ярңәм ала ала.
Шундый ук ярдәм чарасы федераль дәрәҗәдә дә каралган. 200 мең сумга кадәр субсидия бирү мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан, гражданнарны эшкә урнаштырган эш бирүчеләр, шулай ук эшкә урнаштырылган гражданнар турында бирелгән белешмәләр нигезендә, сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Социаль фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.