26 майда Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алена Овсейчик һәм социаль эш буенча белгеч Марта Камалова шәһәрнең социаль участокларында мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү кысаларында «Ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән чара үткәрделәр.
Әңгәмә барышында катнашучылар интернет-мошенниклыкның актуаль төрләре турында фикер алыштылар. Үзләрен банк хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, төрле сылтаулар астында гражданнардан конфиденциаль мәгълүмат алырга, шулай ук банк счетларының куркынычсызлыгына янаучы гамәлләргә этәрергә тырышкан телефон мошенникларына аерым игътибар бирделәр.
Белгечләр барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакырды, шулай ук «Нничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән киңәшләр белән белешмәләр таратты.