Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, социаль хезмәт алучыларны патриотик тәрбияләү һәм социализацияләү максатларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге көндезге тору бүлеге яшьләре өчен ТР Милли музеендагы «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» күргәзмәсен карау оештырды.
Экспозиция Бөек Җиңүгә, фронт һәм тыл геройларына багышланган. Фронт һәм тыл арасындагы өзелмәс элемтәләр, шул чор фотолары татарстанлыларның батырлыгы турында сөйли.
Экспозиция белән танышканнан соң, музей хезмәткәрләре шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Күчмә чаралар менталь тайпылышлары булган кешеләрне социаль-мохиткә җайлаштыру өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар шәһәр инфраструктурасында, транспортта һәм мәдәният учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга ярдәм итә.