Һөнәрләр дөньясы белән танышу кысаларында Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Лаеш техник-икътисадый техникумына экскурсия ясадылар. Балалар мәгариф учреждениесенең уку кабинетларында, тирда, җитештерү мәйданчыгында булдылар. Педагоглар балаларны полиция хезмәткәре, авиация техникасын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры эшенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Һөнәрләр дөньясына сәяхәт балаларны бик кызыксындырды. Җитештерү остаханәләрендә алар бармак эзләрен салдырып карадылар, механиклар куллана торган төрле инструментлар күрделәр.
Экскурсия шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булды ки, күпләр бу техникумда уку турында уйланды.