Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән чара узды. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белгеч Екатерина Монасипова һәм юл-патруль хезмәте командиры Азат Мөбәрәкшин катнашты.
Тәрбияләнүчеләр белән юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балаларга җәяүлеләрнең телефон һәм колакчыннар куллануы, машина юлында уеннар уйнау куркынычы турында да искәрттеләр.
Балалар табышмаклар чиштеләр, уен ситуацияләрендә һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.
Профилактика чарасы азагында тернәкләнүчеләргә яшь җәяүле белешмәләре һәм зур булмаган бүләкләр өләштеләр.