«Опека» үзәге өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү эшен дәвам итә

2025 елның 23 мае, җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.

23 майга 364 кеше китерелгән. Гражданнар рәхмәт сүзләре белән диспансерлаштыру, вакцинацияләү, профилактик медицина тикшерүе узу, тиешле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлегеннән файдаланалар.

Шулай ук социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен тикшереп тору чараларын гамәлгә ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәткәрләрне тикшерүне дәвам итәләр. Эш барышында килү графиклары, социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, хисап документларының булуы һәм туры килүе, клиентлар белән акчалата исәп-хисапны рәсмиләштерүнең дөреслеге, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең индивидуаль программаларда күрсәтелгәннәргә туры килүе тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International