«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру

2025 елның 20 мае, сишәмбе

«Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде өч елдан артык «Театр остаханәсе» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Бу эшчәнлек «Актив озын гомерлелек» программасы буенча алып барыла.

Студиядә актив тормыш позициясе булган 15 өлкән яшьтәге граждан шөгыльләнә. Режиссер Любовь Сидорова җитәкчелегендә «көмеш» волонтерлар спектакльләр куялар. Алар шәһәр һәм районның төрле социаль мәйданчыкларында 25 тән артык чыгыш ясадылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International