Кичә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова Г. Тукай ис. Үзәк китапханә белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар белән мәгълүмати сәгать үткәрде.
Чара балалар арасында мәгълүмати грамоталылык формалаштыруда мөһим адым булып тора, бу аларга Интернеттан файдалану белән бәйле куркынычларны аңларга һәм дөрес аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.
Чараның уен форматы катнашучыларның берләшүенә ярдәм итте һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.