Әлмәттә ветераннарны котладылар

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәткәрләр Әлмәтнең хезмәт коллективлары вәкилләре белән берлектә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарның тол хатыннарын котладылар.

Котлаулар беркемне дә битараф калдырмады. Ветераннар кунакларны шатланып каршы алдылар. Алар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләделәр, сугышта һәлак булган якын кешеләрен искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International