Зәйдә ветераннар фотосурәтләре күргәзмәсе оештырдылар

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучылар һәм «Пятерочка» кибете хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган гадәти булмаган күргәзмәдә булдылар.

Мондый күргәзмәне сурәтләрнең гадәти демонстрациясе дип атап булмый. Бу үткәнне хәзерге белән тоташтыручы тере җеп. Мондый чара үсеп килүче буынның тарихи аңын һәм гражданлык җитлеккәнлеген тәрбияләүдә төп роль уйный. Күргәзмәгә килгән хезмәт алучылар үз илләренең хәрби үткәне турында яңа белемнәр генә алып калмадылар, ветераннарның батырлыклары бөеклеген аңладылар, аларга тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре тоярга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International