Казанда социаль хезмәткәрләр «Уйларга, истә тотарга, яшәргә» практикасын гамәлгә ашыра

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы буенча, Казанның Мәскәү районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре социаль-тернәкләндерү чараларын үткәргәндә «Уйларга, истә тотарга, яшәргә» социаль практикасын гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

Бу практика деменция яки башка когнитив тайпылышлардан интегүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус эшләнгән һәм хәтерне, игътибарны, фикерләүне, ориентацияне саклауда һәм яхшыртуда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһим өлеше булып тора, дәресләрне өйдә, өлкәннәр өчен уңайлы шартларда үткәрергә мөмкинлек бирә. Практика кысаларындагы дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль активлыгын саклап калуга ярдәм итә, аларның психологик иминлегенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International