Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 30 715 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 33,5 % сәнәгатьтә (10,3 мең эш урыны);
- 12,1 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (3,7 мең эш урыны);
- 11,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,6 мең эш урыны);
- 8,2 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,5 мең эш урыны);
- 5,2 % транспортта (1,6 мең эш урыны);
- 2,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,7 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 26,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (8,1 мең эш урыны).
3 118 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.