Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың берничә муниципаль районында булды.
Тукай районында ведомство башлыгы «Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты – Яңа бистәсендә Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды. Бу истәлекле вакыйганың мактаулы һәм төп кунаклары ветераннар булды.
Шулай ук Тукай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Учреждение директоры Илфак Мөхәммәтов белән бергә министр интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты.
Бүген Алабуга районында яшәүчеләр дә борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Министр Эльмира Зарипова гражданнарны кабул иткәндә барлык теләүчеләр белән аралашты.
Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йортында булганда, ведомство башлыгы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча республика программасы кысаларында үткәрелә торган керү төркемен ремонтлауның барышы белән танышты. Ул шулай ук учреждение территориясен төзекләндерү эшләрен карады һәм директор Кирилл Мокшин белән эш планнары турында фикер алышты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да ремонт эшләре алып барыла – анда кер юу цехын яңарталар һәм территорияне актив төзекләндерәләр.
Барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә социаль хезмәт алучылар бәйрәмгә актив әзерләнәләр һәм уздырыла торган чараларда катнашалар.