«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында оештырылган.

Янгын сүндерү бүлегендә балалар өчен экскурсия үткәрелде, каравыл, дежур-диспетчерлык хезмәтләре, ял итү урыннары күрсәтелде. Часть хезмәткәре Зөлфәт Җиһангиров яшь кунакларга янгын сүндерү-коткару җайланмаларын күрсәтте.

Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International