Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

2025 елның 11 апреле, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 21 бала «Абилимпикс» чемпионаты компетенцияләрендә үз мөмкинлекләрен тикшерде. 

2025 елда тернәкләндерү үзәге белгечләре профильле көллиятләр педагоглары белән берлектә 11 компетенциядә инвалид яшүсмерләрне катнашуга әзерләгәннәр. Ярышлар 25 марттан 10 апрельгә кадәр республика көллиятләре базасында узды.

Ярышлар нәтиҗәсендә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 4 бала беренче урынны яулады, бишесе икенче булды, 9 кеше бронза алды. Катнашучы дипломнарын 8 кеше алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International