Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә.
Чаралар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында бушлай башкарыла. 2025 елда Балтач районы торак пунктларыннан барлыгы 1 000 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырылган. 4 айда бу хезмәттән районда яшәүче 491 өлкән кеше файдаланган.