Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә көне узды.
Экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар дәүләт хезмәтләрен алуның административ регламентлары, пособиеләр һәм ярдәм чаралары билгеләү, өстәмә отпусклар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның эш режимы, дарулар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, өстәмә белем алу белән бәйле сораулар бирделәр.