Татарстан вәкиле «Профессионаллар» чемпионатында бронза яулады

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

23 апрель көнне Екатеринбургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар 2025» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы ярышлары узды.

«Социаль эш» компетенциясе буенча конкурсның йомгаклау этабы Екатеринбург икътисад-технология көллияте базасында оештырылды. Ярышларда Россия Федерациясе төбәкләреннән 40 укучы катнашты.

Татарстан Республикасыннан Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең 3 курс студенты Руфинә Зәйнетдинова чыгыш ясады. Конкурсантканы психологик-педагогик дисциплиналар укытучысы Елена Бочкарева әзерләде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Руфинә Зәйнетдинова 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International