«Изгелек» үзәге хезмәтләрен алучылар һөнәри осталык буенча ярышларда катнаштылар

2025 елның 4 апреле, җомга

4 апрельдә Казанда «Абилимпикс» чемпионатының республика этабы узды. «Башкару осталыгы – вокал» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары катнашты.

Конкурс биреме кысаларында төрле жанрларда ике җыр башкарырга кирәк иде. Социаль хезмәтләр алучы Регина Михедюкова икенче урынны алды.

«Изгелек» үзәгеннән ярышларда биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International