Илдә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. Аңа Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.
Учреждение белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләр өчен «Җиңү символы» дигән патриотик чара оештырды. Социаль хезмәтләр алучыларга Георгий тасмасы тарихы турында сөйләделәр, брошь ясарга өйрәттеләр.