Балтач районы ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмаларын алдылар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм волонтерлар ветераннарны өйләрендә котладылар. Алар арасында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да бар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм катнашучыларның тол хатыннары.