«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу чарасы узды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Чараның геройлары Болтик һәм Ролик клоуннары булды. Алар белән бергә Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, светофор сигналларын, юл билгеләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар шулай ук танып белү мультфильмын карадылар.

Ахырда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Ләйсән Уйбекова балаларны юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен белүләре өчен мактады, яктылыкны кире кайтара торган брелоклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International