Көндезге тору бүлегеннән яшьләр музейда булдылар

2025 елның 18 апреле, җомга

18 апрельдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге яшьләре туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Анда шәһәр тарихын чагылдырган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.

Бүлектә тәрбияләнүчеләр таныш шәһәргә бөтенләй башкача карый алдылар, моңарчы билгеле булмаган күп кенә фактларны һәм кызыклы тарихларны ачтылар. Алар әңгәмәдә актив катнаштылар, экскурсоводка сораулар бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Чара яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International