«Кайгырту» социаль приютында профилактик чара узды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында мәктәп укучылары – яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән очрашу оештырылды.

Юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә, җәмәгать транспортында куркыныч хәлләрне карадылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләргә «Дөрес билге сайла» уенын тәкъдим иттеләр, белешмәләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International