«Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш буенча экскурсиядә булдылар

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү характерындагы экскурсияләр даими үткәрелә. Шушы көннәрдә балалар «ТАНЕКО» АҖ булдылар.

Балалар нефть эшкәртү комплексының эше, нефть эшкәртү буенча производство процессларын оештыру белән таныштылар, предприятие макетын карадылар, төп җиһазларның билгеләнеше һәм характеристикалары турында белделәр, комплексның оператор һәм үзәк лабораторияләрендә булдылар.

Комплексның үзәк лабораториясе башлыгы урынбасары нефть эшкәртү белән бәйле һөнәрләрне кайда һәм ничек алырга мөмкин булуы, киләчәктә «ТАНЕКО» АҖ эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләде.

Балалар оешма хезмәткәрләренә һөнәри эшчәнлек турында кызыксындырган сораулар бирделәр һәм күргәннәрдән күңелле тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International