7 апрель көнне Яр Чаллы педагогика көллияте базасында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык милли чемпионатының төбәк этабы узды. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Сәйлән үрү» компетенциясендә катнаштылар. Конкурс биреме кысаларында катнашучыларга 4 сәгать эчендә акрил сәйләннән сумка үрергә кирәк иде.
Ярыш йомгаклары буенча Фәния Гыйниатуллина өченче урынга чыкты, ә Земфира Суфьянова төбәк этабында җиңүче булды.