11 апрельдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Язгы игелек атнасы» акциясе үткәрелде. Аны Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышладылар.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» программасы кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Васильевна янына бардылар. Балалар аны игътибар белән чолгап алдылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр – фатирны һәм йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр.