Арчада патриотик очрашу уздырдылар

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Казан арты» тарих-этнография музеенда патриотик очрашуда булдылар.

Яшүсмерләр белән очрашуга Җиңү волонтерлары, патриотик юнәлештәге блоггер, МХО катнашучысы чакырылган иде. Чараны «Алгарыш» яшьләр үзәге, «Казан арты» тарих-этнография музее, «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Арча районы Башкарма комитетының террорчылыкка каршы комиссиясе ярдәмендә оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International