29 апрельдә республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узачак. Мондый чаралар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар арасында бик популяр.
Чараларда катнашу өчен алдан учреждениеләрнең телефоны яисә электрон почтасы аша язылырга кирәк:
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге;
мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре;
инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре.