Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 37 629 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,1 % сәнәгатьтә (10,9 мең эш урыны);
- 14,6 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,5 мең эш урыны);
- 10,8 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (4,1 мең эш урыны);
- 7,2 % транспортта (2,7 мең эш урыны);
- 5,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (2,1 мең эш урыны);
- 2,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1 мең эш урыны);
- 1 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 29 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,9 мең эш урыны).
3 063 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.