Чистай һәм Минзәләдә «Мөмкинлекләр фестивале» узды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрельдә Чистайда «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.

Чистай шәһәрендә 9 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 78 кеше катнашты. Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр булды. Сәламләү сүзе белән катнашучылар алдында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров чыгыш ясадылар.

Минзәләдә 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 40 кеше катнашты. Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр булды.

Чарада катнашучы һәркем һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтте һәм үзенең уникаль эшләнмәсен башкарды. Катнашучыларга сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International