«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» чемпионатында 12 призлы урын яуладылар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ел саен «Абилимпикс» чемпионатында катнаша. Быел үзәк белгечләре 13 номинациядә катнашу өчен 20 бала әзерләгән. Тернәкләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 12 призлы урын алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурска әзерлек ел дәвамында алып барылды. Тәрбияләнүчеләр остазлары белән бергәләп мастер-классларга йөрделәр һәм үз эшләренең нечкәлекләрен белделәр.

Конкурста катнашу эшче һөнәрләре белән танышырга, үз потенциалыңны тормышка ашырырга һәм киләчәктә һөнәри эшчәнлектә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ярышларда катнашучылар яңа дуслар таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International