Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кул эшләре әзерлиләр.
Һәр эш зур ярату һәм игътибар белән башкарылган. Балалар төрле материаллар кулланып, талантларын күрсәтәләр. Кайберләре командада эшли, бу исә процессны тагын да мавыктыргыч итә.
Эшләнмәләр тәрбияләнүчеләрнең сәнгати сәләтләрен күрсәтеп кенә калмый, аларга үз илләренең тарихын яхшырак аңларга, тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең батырлыкларын искә алырга ярдәм итә.