«Яңарыш» үзәгендә «Чиста обелиск» акциясе узды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Чиста обелиск» акциясе узды.

Акциядә үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү өчен җыелдылар.

Катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Мондый чаралар мондый урыннарның никадәр мөһим һәм изге булуын аңларга, солдатларыбызның батырлыгы турында истәлекләрне сакларга ярдәм итә, үз илебез өчен горурлык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International