«Изгелек» үзәге хезмәтләрен алучылар «Мөмкинлекләр фестивале»ндә катнаштылар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

4 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында «Мөмкинлекләр фестивале»ндә катнаштылар.

Социаль хезмәтләр алучылар биш компетенциядә катнашты. Катнашучылар арасында Ринат Кәримов, Тимур Кәбиров, Наталья Ситкина, Ольга Альтергот, Иван Егоров һәм Ольга Аблаева бар.

Фестиваль катнашучылар, аларның ата-аналары һәм белгечләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Барысы да чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International