Республика күчмә фотокүргәзмәсе Саба районына килеп җитте

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройның әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды.

7 апрель көнне «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар фоторәсемнәр белән таныштылар. Фотокүргәзмә тарихның һәм геройларның батырлыкларын хөрмәт итүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International