«Чишмә» үзәгендә дәрес-экскурсия уздырдылар

2025 елның 4 апреле, җомга

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында дәрес үткәрде. «Авыл китапханәсенә экскурсия» темасына көндезге тору төркемендә дәрес балалар һәм яшьләр өчен әдәбиятны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында китапханәгә экскурсия үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучы зур кызыксыну белән стендтагы экспонатларны карады. Шулай ук социаль хезмәтләр алучының игътибарын Җиңү паркы макеты һәм сугыш вакытында авылдашларының көнкүреш әйберләре җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International