Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән үзәк модель китапханәсендә булдылар. Цифрлы җиһазлар ярдәмендә алар Поклонная тавындагы Җиңү музее буйлап виртуаль экскурсия дөньясына чумдылар. Очрашуда катнашучылар музей фондларыннан дистәләгән документлар күрделәр: тарихи документлар, бүләкләү турында боерыклар, газета битләре, фотосурәтләр.
Инновацион технологияләр гадәти булмаган формада күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирә.