Югары Осланда Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2 нче апрель көнне Югары Ослан районының булачак әниләре Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чарага җыелдылар.

Педиатр кинәт балалар үлеме синдромын профилактикалау турында лекция укыды, нутрициолог хатын-кызларга баланслы туклану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде, психолог бала табуга гармонияле әзерләнү һәм борчылуны киметү өчен киңәшләр бирде.

Социаль өлкә вәкилләре булачак әниләргә пособиеләр, ташламалар һәм түләүләрне рәсмиләштерү алгоритмнары турында сөйләделәр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре рәсем ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрделәр.

Һәр катнашучы «Игелекле кешеләр» оешмасы волонтерларыннан бүләк җыелмасы, шулай ук туклану һәм социаль ярдәм чаралары буенча белешмәләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International