Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегенең КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы студентлары белән чираттагы һөнәри юнәлешле очрашуы булды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин студентларга ведомство эшенең төп юнәлешләре, проектлар һәм чаралар турында сөйләде. Шулай ук ул студентлык чорыннан шәхси хикәяләре белән уртаклашты һәм үз карьерасын ничек төзүе һәм профессионал буларак үсүе турында сөйләде.
Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Алла Берникова Министрлыкта практика узуның үзенчәлекләре һәм дәүләт граждан хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләде.
Сөйләшү җанлы дискуссиягә әверелде, аның барышында студентлар үз сорауларын бирә һәм Министрлыкта барган процесслар, шулай ук җитәкчеләрнең карьера юллары турында белә алдылар.
Хәзердән үк студентлар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында практика узуга гариза бирә алалар. Өстәмә мәгълүмат алу һәм барлык детальләрне ачыклау өчен кадрлар хезмәтенә 8 (843) 557-20-16, 557-20-00 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.