Татарстанда «Мөмкинлекләр фестивале» башланды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрельдә Казан сәүдә-икътисад техникумында һәм Саба районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Корсабаш интернат-мәктәбендә «Мөмкинлекләр фестивале» старт алды. Фестиваль инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты кысаларында үткәрелә.

Чарада 13 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 105 кеше катнашты. Катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.

Чара программасында 15 компетенция буенча биремнәр бар иде. Фестивальдә катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен күп көч куйдылар. Чара йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шул ук вакытта II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» кысаларында Казан шәһәрендәге мәйданчыкта аутистик спектры бозылган һәм башка менталь тайпылышлары булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен инклюзив программа оештырылды. Социаль-мәдәни чарада ата-аналар да, балалар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International