18 апрельдә Казанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. 2025 елдан чара «Кадрлар» милли проекты ярдәмендә уза.
Эш эзләүчеләрне Казанның иң яхшы эш бирүчеләре белән әңгәмәләр көтә – шәһәрнең 80нән артык алдынгы предприятие һәм оешмасы 3000нән артык вакансия тәкъдим итәчәк.
Шулай ук килүчеләр өчен оештырылачак:
- актуаль темаларга ачык лекцияләр;
-үз-үзеңне тәкъдим итү буенча мастер-класс, ул башка кандидатлар арасында аерылып торырга ярдәм итәчәк;
- «Һөнәрләр фестивале»н уздыру кысаларындагы спектакль;
- «Тормыш эше» инклюзив һөнәри юнәлеш бирү уены.
Эшкә урнаштыру ярминкәсе 18 апрельдә 10:00-14:00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Профессор Нужин ур., 2 йорт.